Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ир-атлар командалары арасында волейбол чемпионатында “Газовик” командасы җиңү яулады. Фото

Районда ир-атлар командалары арасында дүрт ай буе барган волейбол чемпионаты 24 февральдә финал уеннары белән төгәлләнде.

Әлеге бәйгедә 14 команда көч сынашты. Һәм менә Ватанны саклаучылар көненә туры китереп финал уеннары үткәрелде. Кискен көрәштә ир-егетләр арасында волейбол буенча район чемпионы титулын “Газовик” командасы яулады. Исегезгә төшерәбез, узган сезоннарда берничә ел рәттән әлеге мактаулы исемгә Алпар егетләре лаек булган иде.

Чемпионатта икенче урынны “Айдар” (Базарлы Матак авылы яшьләре) командасы алды. Өченче – агрокөллият филиалы волейболчылары.

Бәйгенең иң оста (лучший) һөҗүмчесе дип Алмаз Игъламов (“Айдар” командасы) табылды. Ә иң оста уенчы – “Газовик”тан Риназ Хәбибуллин. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев