Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иртәнге сәгать 7 дә сайлау участоклары ачылды

Бүген – Бердәм тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 7 дә районда 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Район халкы барлык татарстанлылар белән беррәттән бүген республика Дәүләт Советы депутатларын сайлый.

Районда сайлаучылар исемлекләренә 14311 кеше кертелгән. Аларның 305 е беренче тапкыр тавыш бирә.

Авыл кешеләре сайлауга иртүк йөрергә күнеккән. Беренче сайлаучылар участоклар ачылуга ук тавыш бирде.

719 нчы Базарлы Матак сайлау участогы кешеләрне аеруча тантаналы каршылады. Участок урнашкан Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасы яңа уку елына менә дигән итеп ремонтланды. Монда бөтен нәрсә яңа, матур, күзне иркәли.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева әйтүенчә, сайлаучылар исемлегенә 937 кеше кертелгән. Аларның 23 е – беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәүче егет-кызлар. Аларга кечкенә генә бүләкләр – блокнотлар әзерләнгән.

Участокта беренче булып “Алексеевскдорстрой” район участогы йөртүчесе Рөстәм Галиев тавыш бирде. Беренче сайлаучы буларак, аңа да бүләк тапшырдылар.

–Мин тормышыбыз тагын да матурлансын, дөньяда тынычлык, һәр гаиләдә иминлек хөкем сөрсен дип тавыш бирәм,–диде Рөстәм бюллетеньнәрне урнага төшергәндә.

Сайлау участогында күңелле музыка яңгырый, гимназия укучылары концерт номерлары күрсәтәләр. Сайлаучыларны кайнар коймак, чәй белән сыйлыйлар.

Районда сайлаучыларның югары активлыгы күзәтелә. Бер сәгать эчендә 50-ләп кеше тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев