Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында июль аенда 14 пар гаилә корган

Район ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 11 бәби теркәлгән.

Ә ел башыннан бирле биредә 60 нарасыйны исәпкә алганнар. Июль чын-чынлап туйлар ае булган – ЗАГС хезмәткәрләре 14 парның законлы никахын рәсмиләштергән. Елның беренче җиде аенда исә 49 гаилә теркәлгән.

Күңелсез мәгълүматлар да бар. Үткән айда 6 пар (ел башыннан – 23) аерылышкан, 22 райондашыбыз (ел башыннан – 153) мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: узган елның июлендә 20 бәби (ел башыннан – 89) теркәлгән, 13 туй (34) булган, 6 гаилә (31) таркалган, 28 кеше (181) бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев