Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында июльдән 13 кешенең пенсиясе арта

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче яисә опекун пенсионерларның 1 июльдән пенсияләре арта.

Бу “Мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле. Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре кагыла, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә. Ә индексацияләнгән күләмендә пенсия аларга опека срогы чыкканнан соң гына түләнә.

1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен район Пенсия фонды  15 июньгә кадәр опекун пенсионерларның исемлеген төзи. Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, якынча исәпләүләр буенча районда тәрбиягә бала алган 13 пенсионер июльдән арттырылган пенсия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев