Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында карабодай чәчәсе генә калды

Районда сабан культураларыннан карабодай чәчәсе генә калды.

Әлеге ярма культурасын 919 гектарда үстерергә ниятлиләр.

“ВостокЗернопродукт”ның “Ташбилге” отрядында 100 гектарда карабодайны чәчеп тә куйганнар. Шулай ук “Салман” отрядында әлеге эшкә керешкәннәр. “Хузангай” җәмгыяте дә соңгы яңгырлардан соң карабодай чәчә башларга планлый.

Районда барысы 42517 гектарда язгы культуралар чәчелде. Инде бүгеннән аларны корткычлардан, чүп үләннәрдән саклау эшләре алып барыла.

21 майда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында оештырылган махсус комиссия терлек азыгы, печән хәзерләү техникасының торышын бәяләү буенча районда булды. Комиссия әгъзалары “Кызыл Шәрык-Агро” филиалларында һәм “Хузангай” җәмгыятендә әзерлек сызыгындагы техниканы карадылар.

Сенаж, кукуруз урдыру буенча үзйөрешле чапкычларның яңа сезонга әзерлеге тикшерелде. Бу эштә өлгерлек күрсәткән хуҗалыклар билгеләп үтелде. Шулай ук кайбер җитешсезлекләр ачылды. Техника хәвефсезлеге, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә зур игътибар бирелде.

Май ахырында күпьеллык үләннәрдән сенаж хәзерләү эшләре башланачак. Аңа кадәр булган техниканы тагын бер кат күздән кичереп, басуларда ватылуларсыз эшләрлек хәлгә китерү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев