Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында каз өмәләре башланды

Иске Алпар авыл җирлегендә һәр йортта диярлек терлек-туар асрыйлар. Кемдер – сыерлар, икенче берәүләр күпләп тавыклар һәм казлар тота. Ә менә  Ирек һәм Гөлсирә Сәйфуллиннар гаиләсе барына да өлгерә.

“Авылда кем бер генә сыер тотсын?!” – дип сорауга сорау белән җавап бирде уңган хуҗабикә.  Терлектән тотрыклы керем алу өчен ким дигәндә өч сөтбикә асрарга кирәк дип саный Гөлсирә. Моның белән килешми мөмкин түгел. Сыерлардан тыш, аларның абзарында әле ике үгез һәм бер тана да бар. Танасы якын арада бозауларга тиеш, димәк, сыерлар тагын да артачак. 
Ә узган бәйрәмнәрдә Сәйфуллиннарда каз өмәләре гөрләгән. Анда гаиләләре белән балалары, туган-тумачалары килгән. Казларны быел үткән елгыдан ике тапкыр кимрәк алганнар, әмма 100 баш та аз түгел. Әле тагын дүрт дистә бройлер үрдәкләре бар. Казларны йолкырга-эшкәртергә Гөлсирәнең энесе Рәфис белән киленнәре Надежда  да килгән. Рәфис Шәрәфиевне район үзәгендә күпләр белә. Ул үзенең бакчасында бик тәмле виноград үстерә. Уңган ир  тагын бер осталыгы белән шаккатырды – ул каз йолкый торган машина ясаган.  Әнә шул җайланма казларны бик тиз эшкәртергә мөмкинлек биргән дә инде. Шулай, моңарчы һәркем казны үтүк, кайнар су ярдәмендә йолкыса, хәзер авыл халкының бу мәшәкатьле хезмәтен җиңеләйтүче җайланмалар да барлыкка килде. 
Шулкадәр каз һәм үрдәк түшкәләрен кая куеп бетерәләр соң? Моңа Сәйфуллиннар болай дип җавап бирде: “Казларны сатып алырга җәйдән үк языла башлыйлар. Шәһәргә алып китүчеләр дә күп. Кыскасы, урнаштыру белән проблема юк”. 
Каз итенең килосын 400 сумнан саталар. Бер казның эч-баш бәясе – 250 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев