Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык санын алу өчен 6 участок эшләячәк

Бүген, 27 ноябрьдә, Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча район комиссиясе утырышы булды.

Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Көн тәртибендә стационар исәпкә алу участокларының урнашу урынын раслау мәсьәләсе торды.

Район дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Светлана Самарцева районда алты стационар исәпкә алу участогы эшләячәген әйтте. Алар Юхмачы, Чуаш Кичүе, Салман, Иске Матак һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарында урнашачак. Участокларда исәпкә алучылардан мәгълүмат җыючы контролерлар эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, районда халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Исәпкә алучылар йортлар буенча йөриячәк һәм мәгълүмат туплаячак. Теләүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта исәпкә алу кәгазен тутыра алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев