Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык җыеннары уза

Авыл җыеннарында район халкы үзара салым мәсьәләләре турында фикер алыша.

Район торак пунктларында халык җыеннарын бу атнада үткәрә башладылар. Алар Салман, Иске Камка, Карга, Түбән Кәчи һәм Чиябаш авыл җирлекләре авылларындада узды инде. Кайберләрендә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

Җыелышларда халык нинди максатларга һәм нинди мәсьәләләрне хәл итүгә акча җыюны билгели. Нигездә, бу - контейнерлар сатып алу, урам утларын һәм юлларны яхшырту, су белән тәэмин итү эшләре. Шулай ук кайберләре зиратларны, чишмәләрне, паркларны төзекләндерүгә һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә акча җыярга тәкъдим итәләр. Эш күләменнән чыгып, үзара салым күләме дә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев