Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыкара балаларны яклау көнен 3459 малай һәм кыз бәйрәм итә

Якты дөньяга килгән минутыннан сабый яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Хәер, булачак кеше турында карында чагында ук кайгырта ата-ана. Соң, шулай булмыйча, ир белән хатынның ул я кызларын сәламәт һәм камил итеп үстерәселәре килә бит. Ә җәмгыять аның кешелек бурычларын үтәргә сәләтле шәхес булып өлгерүен көтә.

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне. Бу, олылар якларга һәм сакларга тиешле 3459 балигъ булмаган әлкиле өчен бәйрәм. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көн дә. Районда бу “сөйкемле” бәйрәмне матур итеп билгеләп үтәргә җыеналар. Дөрес, ул инде кайберәүләр өчен бүген үк башланды дияргә була: Хәйруллин Хәйрия фонды 40 бала өчен Казанга күңелле сәфәр оештыра. Малайлар һәм кызларны башкала буенча экскурсия, кафеда сыйлану һәм “Әкият” курчак театрында әкият карау көтә.

Әйе, бала олылар кайгыртуына (яклавына, саклавына) бик тә мохтаҗ. Бусы табигый хәл: җан иясе үзе калдырасы токым өчен җаваплы бит. Тулы, имин гаиләдә, әти-әни канаты астында, әби-бабаларының өзелеп яратуын тоеп үсүче сабыйлар якланган да, сакланган да инде.

Ә менә әтисе я әнисе, кайчак икесе дә булмаган ятимнәр, дөньясын онытып эчкечелеккә бирелгән ата-аналар балалары, кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган инвалид малайлар, кызлар (андыйлар бездә 95 бала) чынлап та яклауга бик мохтаҗ. Еш кына бу вазыйфаны социаль органнар башкара. Халыкны социаль яклау бүлегенең инвалидлар белән эшләү буенча белгече Любовь Андронова белән сөйләшеп тордык.

–Әйе шул, бездә андый гаиләләр дә, балалар да аз түгел. Аларга төрле юнәлештә социаль хезмәтләр күрсәтәбез. Боларга педагогик, психологик, хокукый, социаль-медицина хезмәтләре керә. Имин булмаган гаилә балаларына өйләрендә җитеп бетмәгән игътибарны бирергә тырышабыз. Бездәге компьютер белемнәре, тегү түгәрәкләренә, “Светлячок” курчак театрына бик теләп килә алар. Балалар белән төрле уеннар, ярыш, бәйгеләр дә оештырабыз. Беләсезме, шундый аралашудан бөтенләй үзгәреп, күңелләре күтәрелеп китә алар,–дигән иде ул.

...Алда күңелле җәй, димәк, олылар балаларның шушы өч айны имин һәм файдалы итеп уздыруларын кайгыртырга тиеш.

–Моны күптән эшлибез инде. 1 июньнән 19 мәктәптә лагерьлар эшли башлаячак. Аларда 450 бала ял итәр дип планлаштырдык. Бу мәктәпләрдә хезмәт һәм ял лагерьлары да булачак, аларга 300 бала йөрер дип көтелә. Ә “Яшь имәннәр” савыктыру лагерында 4 смена булачак һәм 170 бала урман кочагында рәхәтләнеп ял итәчәк,–ди балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина. Аның әйтүенчә “Яшь имәннәр”гә килгән балаларны “Ләйсән” бассейнына коенырга да йөртәчәкләр, шәһәрләргә экскурсиягә алып барачаклар. Ял итүчеләр янына энергетиклар, юл инспекторлары килеп, кызыклы чаралар уздырачак. Район кино учреждениесе дә лагерьга барып, балаларга кино күрсүтергә җыена.

“Яшь имәннәр” соңгы елларда балалар һәм ата-аналар арасында популярлаша бара. Быел да беренче сменага 40 юлламага 50 заявка бирелгән инде.

–Барысын да канәгатьләндерәчәкбез, мөмкинлекләребез бар. Юллама алуда гаиләләргә район оешма-учреждениеләре, эшмәкәрләр ярдәм итә, зур рәхмәт аларга.–ди Әнисә Әнәс кызы.

Балалар бәйрәме белән башланып киткән җәй алар өчен имин үтсен иде. Ә без, ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр, гомумән, барыбыз да, киләчәгебез – ул-кызларыбызны яклап һәм саклап үстерик. Сау-сәламәт, акыллы һәм тәрбияле булсыннар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев