Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йорты фойесында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбызның 90 еллыгына багышланган күргәзмә җәелдерелгән иде

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йорты фойесында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбызның 90 еллыгына багышланган күргәзмә җәелдерелгән иде. Күргәзмәгә экспонатларны С. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее һәм район мәгариф учреждениеләре музейлары биргән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Вакыт агышының тизлеге зур, көннәр атна-айларга, алары елларга кушылып, һәр буынга бирелгән чор сиздерми дә үтеп китә. Менә мондый күргәзмәләрдә булганда гомернең тиз үтүен бигрәк яхшы аңлыйсың. Күргәзмә өстәлләренә куелган көнкүреш әйберләре – пленкалы фотоаппарат, пластинка әйләндерә торган патефон, исәпләү машинкасы, төймәле счет, керосин лампалары, чуен, күкеле сәгать, дисклы телефон, басу машинкасы, чыбыклы радио... Моннан күп булса 30-40 ел элек (тарих өчен бер мизгел) алар кешеләргә хезмәт итә, кем өчендер муллык билгесе булып тора иде бит. Ә аклы-каралы фоторәсемнәрдән безгә сынап карап торучы колхозчыларны, партия активистларын, укытучы һәм укучыларны, пионер-комсомоллар, җитәкчеләрне танып-белүчеләр дә аздыр арабызда. Менә совет чоры акчалары – берлек, өчлек, бишлек, кулга сирәгрәк эләгүче “егермебишлек”... Мәктәп портфеле, пионер галстугы, барабан белән быргы. Җитди йөзле партия, совет эшлеклеләре... Әйтерсең, могҗиза булды да, вакыт кирегә әйләнеп, 30-40, 60-80 нче елларга кайтарып куйды үзебезне. Күргәзмәнең һәр экспонаты бирегә килүчеләрдә кызыксыну уятты, үткәннәрне искә төшерде. Аны оештыручыларга рәхмәт!

Аннары тамаша залында бәйрәм концерты башланды. Үзешчәннәр, музыка мәктәбе укытучылары      һәм укучылары җыр-музыкага, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар Алексей Федонин, “Сударушка” ансамбле, яшь курайчылар, гармунчылар, синтезаторда уйнаучылар, “Бәхетлеләр” бию ансамбле, Эльвира Акулинина, “Алтын әтәч” конкурсында чыгыш ясап бүләкләнгән кечкенә җырчыларыбыз чыгышларын яратып карадылар, тыңладылар. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов җыелган халыкны бәйрәм белән котлады.

–Безнең районда хәзерге ваытта 16 милләт вәкиле дус-тату гомер итә. Моның белән без бик күпләргә бердәмлек үрнәге күрсәтәбез. Бездә чиркәү белән мәчетләр янәшә диярлек төзелә. Кайбер ил-дәүләтләрдә ике милләт я конфенсия дә узара уртак тел таба алмаганда безнең Татарстанда йөздән артык милләт халыклары бер-берсен хөрмәт итеп, гореф-гадәт, мәдәният алмашып яшиләр. Без бу дуслыкны, бердәмлекне сакларга, алга таба ныгытырга тиешбез,–диде ул, бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев