Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хоккей сезоны ачылды

Бүген, 27 декабрьдә, Чуаш Кичүе авылында мәктәп командалары очрашуы белән хоккей сезоны башланып китте.

Яшь спортчыларны әлеге вакыйга белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

Чуаш Кичүе урта мәктәбе янындагы хоккей тартмасында кыш башыннан ук  боз катырып, файдалана башлаганнар инде. Бүген исә биредә районның иң көчле өч командасы – Базарлы Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе хоккейчылары иптәшләрчә очрашу үткәрделәр.

Беренче уенда Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки командалары көч сынашты. Александр Никошин,  хоккейчы малайларга мөрәҗәгать итеп, аларны спорт белән һәрчак дус булырга өндәде. “Спорт белән даими шөгыльләнсәгез, белем алу да, һөнәр үзләштерү дә ансатрак бирелер”,–диде район җитәкчесе.

Яшь хоккейчылар бу чакыруны бозга кәшәкә кагып хупладылар.

Шулай итеп, районда хоккей сезонына старт бирелде. Ул уңышлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев