Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кичә ике яшь гаилә барлыкка килде – Булат белән Адилә һәм Искәндәр белән Гөлгенә никахлаштылар. Фото

.

Фоторепортаж

Район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ике пар язылышты.

Түбән Әлки авылы егете Булат Хәмәтҗанов һәм Карга авылыннан Адилә Ялакова бүгеннән язмышларын бергә бәйләде. Кияү белән кәләш икесе дә Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесендә эшлиләр. Берсе – механизатор, икенчесе – лаборант. Яшьләр эш урынында танышып, дуслашып киткәннәр. Инде менә гаилә дә корып җибәрделәр.

Булат белән Адилә районда төпләнеп калырга, Базарлы Матакта яшәргә җыеналар.

 

Икенче пар – Иске Әнҗерәдән Искәндәр Закиров һәм Карамалыдан Гөлгенә Сафиуллина. Алар киләчәк тормышларын шәһәр белән бәйли, Казанда яшәргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев