Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында киләсе елның 1 гыйнварыннан 4781 кешенең пенсияләре артачак

Киләсе ел башыннан эшләмәүче  пенсионерларның күбесенең пенсияләре артачак.

 
Районда бүген 6550  пенсионер исәпләнә. Картлык буенча, ивалидлык яисә туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 4781 кешенең пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнә. Һәр пенсионерга  өстәмә акчаның күләме индивидуаль була, ә уртача иминият пенсияе 800 сумга артачак.
Монан тыш, авыл хуҗалыгында эшләп 30 ел стажы булган өлкәннәрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган. Бу 1339,15 сум дигән сүз. Шунысы бар: кешенең авыл хуҗалыгында эшләгән стажы 30 елга туларга, ул лаеклы ялга чыгып, хәзер дә авыл җирендә яшәвен дәвам иттерергә (шәһәргә күченеп киткән пенсионерларга өстәмә акча бирелми), һәм пенсионер бүген беркайда да эшләмәскә тиеш. Бу өстәмә акчага районыбызда 1055 кеше өметләнә ала. 
Ә социаль пенсия алучыларның пенсиясе 1 апрельдән, эшләүчеләрнеке – 1 августтан индексацияләнәчәк. Болар хакында безгә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе  Рәис Галләмов  хәбәр итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев