Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кипкән үлән һәм чүп яндыру аркасында янгын чыга язган

Иске Баллыкүл авылында чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру аркасында чак кына ут чыкмый калган.

Янгын күзәтчелеге буенча баш (главный) дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, районда тиешле таләпләрне үтәмичә кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру очраклары булып тора. Янгын сүндерүчеләр быел алты тапкыр шундый фактлар буенча авылларга чыгып ут белән көрәшкәннәр. Берсендә утның торак йортларга күчү куркынычы да булган.

Радис Инсапов чүп-чарны закон бозмыйча, дөрес итеп яндыру зарурлыгын искәртә. Аның аңлатуынча ачык утны ким дигәндә 30 сантиметр тирәнлектәге һәм бер метрдан да зур булмаган диаметрлы базда гына тергезергә ярый. Учак барлык корылмалардан – 50 метр, ылыслы урманнан – 100 метр, яфраклы урманнан 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Әйләнә-тирәдәге мәйданны корыган ботаклардан, кипкән үләннән, тиз янып китүчән бүтән материаллардан чистарту зарур. Янәшәдә ут сүндерү өчен кораллар һәм материаллар булсын. Утны ахыргача күзәтеп торырга, ахырда су салып сүндерергә яисә ком белән күмәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев