Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көн саен 1500 гектар мәйданда игеннәр суктырып алына

Бер кырда уралар, икенчесендә чәчәләр

Басуларда өлгергән игеннәр диңгез кебек җәелеп ята. Аларны урып-суктырып алырга яңгырлар комачаулады. Өлгерүдән узган бодай, арпа коела, башагында бүртеп сыйфатын киметә. Боларны белеп торган комбайнчыларның, белгечләрнең дә кәефе төшкән иде.

Инде көннәр аязу белән басуларда бөтенләй башка тормыш хакимлек итә. Иртә таңнан караңгыга кадәр бөртек суктыру комбайннары  кырларда эшли. Сер түгел, механизаторлар уракта мулдан акча эшләп калырга да тырыша. Соңгы вакытта районда һәр көнне 1500 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынып килә. Игенчеләребез алдында быелгы уракта, кукуруздан тыш, 33553 гектар мәйданда бөртек суктырып алу бурычы тора. Шуның 14,5 мең гектардан артыгында игеннәр җыеп алынды. Бу барлык мәйданнарның 43 проценты дигән сүз.

Көзге бодай быел 18 мең гектарда игелде, һәм аның 75 проценты җыеп алынды. Уракның һәр соңлаган көне гектардан бер центнер чамасы уңышны югалтуга китерергә мөмкин. Хәзер район буенча уңыш гектардан уртача 24,8 центнер тәшкил итә. Бүгенгә тулаем җыеп алынган икмәк – 35,5 мең тонна.

Бер үк вакытта районда көзге чәчү башланды. “Кызыл Шәрык- Агро” ның барлык филиалларында уҗым культуралары чәчелә. Соңгы ике-өч көндә 800 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды.

Районда уҗым культураларын 21 мең гектарда игү күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев