Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көнгә 200 тонна сөт җитештерүгә якынлаштылар

Соңгы вакытта районнан сөт эшкәртүчеләргә көн саен 173 тонна продукция озатыла.

Базислы майлылыкка күчереп исәпләгәндә бу 193,3 тонна тәшкил итә. Шуның 24,3 тоннасы халыктан җыелган сөт.

Республикада Әлки районы көнлек сөт җитештерү күләме буенча сигезенче урында килә. Татарстанда бары алты районда һәр көнне 200 тонна һәм аннан күбрәк продукция җитештерелә( Кукмарада хәтта 300 тоннадан артык) .

Тиздән мактаулы районнар исемлегенә Әлки дә кушылачак. Инде бу җәйдә район терлекчеләренең тәүлек саен 200 әр тонна сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озату мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев