Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көнгә 3 мең тонна сенаж салалар

Районда 13 мең гектар күпьеллык үләннең 3151 гектары теземнәргә салынды.

Соңгы вакытта аяз һава торышы урнашкач, хуҗалыкларда көнгә 3 мең тоннага чаклы сенаж сала башладылар.Барысы 18 мең тоннадан артык яшел масса базларга урнаштырылды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дигән сүз.

Сенаж салуда  "Хузангай" җәмгыятендә бик актив эшлиләр. Биредә азык утары базларына 4 мең тоннадан артык яшел масса салырга өлгерделәр. Чуаш Кичүе, Карга сөтчелек комплекслары өчен 3,5 әр мең тонна сенаж хәзерләнгән.

Хуҗалыкларда кукуруз һәм көнбагышның рәт араларын эшкәртү дәвам итә. Шулай ук пар җирләрендә эшләр алып барыла. Көзге чәчү өчен 21,3 мең гектар пар җире хәзерләнергә тиеш булса, шуның яртысы эшкәртелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев