Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында комбайннар парады үтте

Узган атнада районда 2022 елның бөртекле-кузаклы культуралар урагына керешү буенча комбайннарның әзерлеген тикшерү  комиссиясе эшләде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында үткән әлеге тикшерүләрне “комбайннар парады” дип тә йөртәләр. 

Бу көнне кырга чыгасы бөртек суктыру,теземнәргә салу комбайннары рәт-рәт тезеп бастырыла. Белгечләр һәр комбайнны диярлек энә күзеннән үткәргәндәй тикшерәләр. Ахырдан яңа сезонга иң әйбәт хәзерлек чаралары күргән хуҗалыкларны атыйлар. Ә җитешсезлекләре күп ачыкланганнарга  комбайн паркын тиз арада әзерлек сызыгына кую бурычы йөкләнә. 
Комиссия техниканың уңышны югалтуларсыз җыеп алуына игътибар бирде. Шулай ук эшчеләр белән таэмин ителеш, техника куркынычсызлыгы, янгыннан саклану мәсьәләсе күз уңында торды. 
Комбайннар басуда эшләгәндә янгын сүндерү транспортының кизү торды мөһим. Бу җайланмаларның да төзеклеген бәяләделәр. 
Районда 98 бөртек суктыру комбайны бар. Аларның 90 проценты кырларга бүген чыгарга әзер. Шушы көннәрдә “Хузангай” җәмгыятенә 40 миллион сумлык запас частьләр кайтарылган. Алар үзләрендәге 34 комбайн белән дә уракка төшәчәкләр. 
“Востокзернопродукт” ның Әлки отрядларында бары 6 комбайн ремонттан чыгып җитмәгән. Аларга да запас частьләр кайткан. Димәк, тиздән кыр кораблары  әзер булачак. 
Комиссия 2022 ел урагына “Хузангай” җәмгыяте бик җитди хәзерләнгән дип бәяләде. Шулай ук “Сутягин” крестьян-фермер хуҗалыгындагы комбайннар бик сыйфатлы әзерлек сызыгына  куелган. “Яшь көч” җәмгыяте дә «Үз карамагындагы комбайннарны яңа уракка әйбәт хәзерләгәннәр», – дигән уңай бәя  алды.
Киләсе атнада, һава торышы мөмкинлек тудырса, комбайннар кырларда эшли башлаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев