Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү буенча конкурс үтте

Бөртек комбайннарының урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү буенча районда конкурс үтте.

  Техника белән бергә амбарлар, бөртек киптерү җайланмалары һәм аларның җиһазлары әзерлеге дә искә алынды.

Конкурсны республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрде. Бәйге техниканың уракка әзерлеген бәяләү буенча йомгаклау чарасы булды. Комиссия составында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге белгече Руфит Гарифҗанов та бар иде. Комбайннарга бәя бирүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге начальнигы Роберт Гадиев, механикалаштыру бүлеге консультанты Рафик Галләмов һәм Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Андрей Петухов катәнаштылар.

Конкурс барышында комиссия әгъзалары һәр комбайнга тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия ике механизатор беркетелүен, авыл хуҗалыгы машиналарының техник халәтен, әйләнмә деталь һәм төеннәрнең саклагыч калканнары барлыгын искә алдылар. Тикшерүчеләр шулай ук комбайннарда аптечкалар, икешәр ут сүндерү җайланмасы һәм башка янгын куркынычсызлыгы чаралары булырга тиешлеген дә онытмадылар.  Комбайнчы махсус кием белән дә тәэмин ителергә тиеш. Һәр хуҗалыкта комбайннарның герметиклыгы да тикшерелде.

“Комиссия районның җиде хуҗалыгында булды. Барлык күрсәткечләр буенча иң югары бәя алып, конкурста беренче урынны “Хузангай” җәмгыяте яулады”, – дип хәбәр итә комиссия әгъзасы Андрей Петухов.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев