Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирус йоктыручылар юк, әмма авыру очрагына барлык әзерлек чаралары күрелә

Чир таралуга юл куймау күбесенчә үзебездән тора

Коронавирус барыбызны да зур хафага, куркуга салды. Каян килеп чыккан чир бу, аннан ничек сакланырга, вирус кайчан бетәр икән? Болар бүген һәркемне борчый. Мондый сораулар белән редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Кешеләргә тынгы бирмәгән әлеге сорауларга  район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Эллада Дюгеева җавап бирә.

 

–Коронавирус каян килеп чыкты?

–Беренче булып вирус 2019 елның декабрендә Кытайдагы Ухань шәһәрендә, кыргый хайваннар базары районында барлыкка килде. Вируслар эволюцияләнә – кайчагында, мутация нәтиҗәсендә, моңа кадәр  хайваннарда гына очраган инфекция кеше организмына үтеп керү мөмкинлеген ала. Мондый “яңа” вируслар аеруча куркыныч, чөнки безнең иммунитет алар белән беркайчан очрашмаган һәм әле саклану механизмы булдырмаган. Нәтиҗәдә вирус кешеләр арасында актив тарала башлый. Яңа коронавирус белән дә нәкъ шулай булды.

–Бу вирус кешегә ничек йога?

–Яңа коронавирус – респиратор вирус, ягъни ОРВИның бер төре. Ул нигездә һава-төкерек юлы белән күчә. Авыру кешенең сулыш юлларыннан, мәсәлән, ул йөткергәндә яисә төчкергәндә бүленеп чыга торган вак тамчыларны һава аша сулап, инфекция сәламәт кешегә күчә. Авыру  шулай ук вирус эләккән теләсә кайсы өслектән, әйтик, ишек тоткасыннан да иярергә мөмкин. Кеше кулын юмыйча авызына, борынына яисә күзләренә кагылса, инфекция җиңел генә организмга үтеп керә.

–Коронавирусның симптомнары нинди?

–Төп билгеләре – тән температурасы күтәрелү, төчкерү, йөткерү, сулыш алуның кыенлашуы. Кайбер очракларда тамак авырту, баш авырту, ашказаны эшләүнең бозылуы, бериш пациентларның ис тою сәләтен җуюы мәгълүм.  Симптомнар авыру кеше белән контактта булганнан соң 14 көн дәвамында барлыкка килергә мөмкин.

–Авыру нәрсә белән куркыныч?

–Коронавирусны байтак кеше җиңел генә уздыра. Кайбер очракларда ул симптомнарсыз да үтәргә мөмкин. Тик бу чир өзлегүләре – бигрәк тә вируслы пневмония китереп чыгаруы белән хәвефле. Авыруның тагын бер куркынычы – аның бик йогышлы булуы, ягъни тиз һәм җиңел таралуы. Вирус һавада өч сәгать, ә картон өслекләрдә өч көнгә кадәр  яшәргә мөмкин.

Инфекция бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, иммунитеты какшаган, хроник чирләрдән интегүчеләр өчен зур куркыныч тудыра.

–Балалар коронавирус йоктырырга мөмкинме?

–Әйе, мөмкин. Алар күп очракта авыруны җиңел кичерә. Әмма балалар вирусны күчерүче булырга мөмкин. Шуңа аларны авырудан саклау чараларын күрергә кирәк. Балаларга микробларның ничек таралуын, гигиена таләпләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатыгыз, коронавирус профилактикасы турында сөйләгез.

–Коронавирус билгеләре булмаган кешедән башкаларга вирус йогарга мөмкинме?

–Әйе, авыру йоктыргач берничә көн дәвамында кешедә бернинди симптомнар булмый. Ә бу вакытта инде ул башкаларны зарарларга мөмкин.

 –Коронавируска анализ тапшырырга буламы?

–Мөстәкыйль рәвештә анализлар тапшыру каралмаган. Тест бары тик медицина оешмасы табибы тарафыннан билгеләнә. Коронавируска анализны соңгы ике атнада чит илдән кайтучылар, авыру расланган кешеләр белән контактта булучылар, авыру билгеләре күзәтелгән кешеләр тапшыра. Мондый лабораторияләр республикада өчәү, алар Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.

–Коронавирустан ничек сакланырга?

–Авыруны йоктырмас өчен иң мөһиме – шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм аралашуларны чикләргә, үз-үзеңне изоляцияләргә. Кулларыгызны чиста тотыгыз, аларны бик еш сабын белән җентекләп юыгыз, дезинфекцияләүче чаралар кулланыгыз. Юмаган куллар белән авызыгызга, борыныгызга, күзләрегезгә кагылмагыз. Эштә барлык өслекләрне һәм үзегез кагыла торган җиһазларны– компьютер клавиатурасын, оештыру техникасы панельләрен, смартфон экранын, пультларны, ишек тоткаларын һәм баскыч култыксаларын даими рәвештә чистартып торыгыз. Барлык төр гаджетларны  һәрдаим зарарсызландырып тору зарурлыгын кабатлап та әйтәсем килә.

Бүлмәләрне еш җилләтегез. Медицина битлеге файдаланыгыз, ул һава-төкерек юлы белән күчә торган вируслы инфекцияләр йоктыру куркынычын киметә. Битлекне көнгә берничә мәртәбә алыштырырга кирәк.

–Әгәр авырып китсәң?

–Коронавирус китереп чыгара торганга охшаш симптомнар була икән, өйдән беркая чыкмагыз, табибка шылтыратыгыз.

–Безнең районда  вәзгыять нинди? Чит илләрдән кайтучылар арасында авыру очраклары ачыкланмадымы?

–Районда коронавирус йоктыру очраклары юк. Мәгълүм булганча, чит илдән кайтучылар чикне узып 10 көн үткәч анализ тапшыралар. Моңа кадәр берсендә дә  вирус табылмады.

–Алла сакласын, районда яшәүчеләр арасында бу йогышлы чирне ияртүчеләр була калса, хастаханәдә моңа әзерлек чаралары күреләме? Тиешле препаратлар бармы?

–Әлбәттә. Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә  моның өчен 15 койка-урын әзерләнде. Дәвалау препаратлары, шул исәптән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары  җитәрлек күләмдә. Медицина хезмәткәрләре коронавируслы пациентларны дәвалау буенча тиешле әзерлек узды. Хезмәткәрләр  тиешле саклану чаралары  белән тәэмин ителде.

 

–Поликлиника бүген ничек хезмәт күрсәтә?

–Поликлиника  карантин режимында эшли. Барлык планлы чаралар, шул исәптән диспансерлаштыру, вакытлыча туктатылды. ОРВИ симптомнары, температура булса, өйдән чыкмагыз. 20-1-03 (ашыгыч ярдәм), 20-8-59 (поликлиника регистратурасы) номерлары буенча өегезгә табиб чакыртыгыз.Бары тик көчле авыртулар булса гына поликлиникага мөрәҗәгать итергә була.

–Кешеләр бик борчыла, бу авыру кайчан узар икән?

–Моны төгәл генә әйтеп булмый. Әмма өметсезлеккә, паникага бирелмәскә кирәк. Авыру таралуга юл куймас өчен ил җитәкчелеге тарафыннан  искиткеч зур чаралар күрелә. Куркыныч вирусның кайчан чигенәсе күбесенчә үзебездән тора. Һәркем үзенең, якыннарының, бүтән кешеләренең сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш. Мин әлкилеләрне үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен төгәл үтәргә, өйдә генә торырга чакырам. Җитәкчелек планнан тыш ял атнасы керткән икән, бу бит халык сәламәтлеге өчен эшләнә. Бүген аралашу, кунакка йөрешү, мәҗлесләр үткәрү вакыты түгел. Эшкә, кибеткә, нигезле сәбәп белән бүтән җиргә барырга туры килә икән, социаль дистанцияне сакларга, ягъни бер-береңнән 1,5-2 метр ераклыкта торырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә, хроник чирлеләргә авыру йоктырудан аеруча саклану зарур. Хәер, вирус картларны гына түгел, яшьләрне дә аямый. Авыру таралуга юл куймау – үз кулыбызда. Саулыгыбызның кадерен белик!

–Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт, Эллада Владимировна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X