Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирус йоктыруның тагын дүрт очрагы ачыкланды

Узган тәүлектә Татарстанда 71 кешедә коронавирус табылган.

Шулай итеп, республикада вирус белән зарарланучыларның гомуми саны 1832 гә җиткән. Соңгы тәүлектә 165 кеше чирдән савыккан.

Безнең Әлки шактый вакыт “чиста” районнар исемлегендә булды. Бәлки яман вирус районыбызга үтеп кермәс әле дигән өмет тә бар иде. Кызганыч, ул акланмады. Бүгенгә биш әлкиледә коронавирус диагнозы расланган.

Куркыныч чир инде янәшәдә. Хөрмәтле әлкилеләр, үтә уяу һәм сак булыйк. Мөмкин кадәр өйдән чыкмаска тырышыйк, аралашуларны чиклик. Кибетләргә битлек һәм перчаткалардан гына керү, дистанция саклау зарур. Кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев