Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коррупциягә каршы  иншалар бәйгесендә укучыларның 38 эше катнашкан

  Коррупциягә каршы юнәлештәге иншалар бәйгесенә районыбыз укучылары 38 эш тапшырган.

Республика күләмендә үткәрелгән әлеге бәйгедә районның 17 мәктәбе катнашкан. Балаларның күпчелеге иншаны туган телләрендә язган. Татарча иншалар авторлары арасында  Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф  укучысы Әдилә Сәлахова җиңүче дип табылган. Чуаш телендәге иң әйбәт эш Чуаш Борнае мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Александр Аникинныкы булып чыккан. Рус телендә язучылар арасында Юхмачы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ксения Лисина һәм Чуаш Борнае мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Данил Варламовның эшләренә иң югары бәя бирелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев