Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында космонавт Александр Баландин мәктәп укучылары белән очрашты

10 мартта районда Советлар Союзы Герое космонавт Александр Баландин булып китте.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Александр Баландинның моңа кадәр дә районыбызга берничә тапкыр килгәне бар. Ул С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена космос белән бәйле кызыклы экспонатлар да тапшырган иде. Бу кайтуында  космонавт район музеенда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары белән очрашты. Шундый ук очрашулар Чуаш Кичүе һәм Юхмачы мәктәпләрендә дә узды. Укучылар Александр Баландиннан мәктәптә ничек укуы, ничек космонавт булып китүе, космонавтлар тормышы хакында кызыксындылар, аның белән бергә фотога төштеләр. Кунакны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов озатып йөрде.

Мәгълүм булганча, бортинженер Александр Баландин (1953 елда туган) 1990 елда “Союз ТМ-9” кораблендә һәм “Мир” орбиталь станциясендә космоска 179 тәүлеккә сузылган очыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев