Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күп сыер асраучы сигез шәхси хуҗалыкка саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырылды

Районның сигез авыл җирлеге башкарма комитеты өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Берничә ел элек районда күп сыер асраучыларга саву аппаратлары  бирелеп килде. Менә район җитәкчелеге әлеге күркәм традицияне яңартырга булды. Күптән түгел узган сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слетында Апак, Түбән Кәчи, Базарлы Матак, Түбән Әлки, Ташбилге, Карга, Иске Камка һәм Иске Алпар авыл җирлекләре җитәкчеләре күп савым сыерлары асраучыларга саву аппаратлары алу өчен 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Сигез шәхси хуҗалык әлеге бүләккә ия булды. Шундый ук сертификатларны үзләренең сөт тапшыручыларына башка авыл җирлекләре башкарма комитетлары да әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев