Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыр эшләре гөрләп бара

Районның авыл хуҗалыкларында берь-еллык үләннәрдән азык хәзерләү эше дәвам итә. 

Аның өчен 2134 гектар җир бүленгән булган. Бүгенге көндә әлеге кыр үләннәреннән 69 тонна сенаж салынган, 3 тонна печән җыеп алынган. “Востокзернопродукт” җәмгыятенең “Көньяк Әлки” бүлеге идарәсе көзге бодай уңышын җыюга керешкән. “Хузангай” җәмгыятендә исә борчак һәм көзге бодайны теземнәргә чабу эше бара. 
Көзге шепкәнне суктыру эше төгәлләнеп килә. Ул исә 886 гектар мәйданга чәчелгән. Бүгенге көнгә 750 гектардан уңыш җыеп алынган. Уртача уңышы гектардан 10 центнер тәшкил итә. 
Быел районда бөртекле культуралар 39959 гектар мәйданга чәчелгән. Моңа исә кукуруз керми. Шулардан көзге бодайга – 18935, көзге арышка – 1586, арпага – 9357, солыга – 1284, борчакка – 2804, сабан бодаена – 3321, карабодайга 839 гектар мәйдан каралган булган. 
Районда урак эшләрен башкару өчен 98 бөртек суктыру комбайны әзерләнгән. 
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында зур бурыч тора: бәһасез байлыкны тиз арада югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев