Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыр кәҗәләре өчен азык улаклары ясау оештырылды

Узган атнада биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының районара бүлеге Яңа Әнҗерә балалары белән берлектә кыр кәҗәләре өчен азык улаклары ясауны оештырды.

 

Балалар бу эштә бик теләп катнаштылар, егерь Ринат Гобәйдуллин һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Сергей Колоколов җитәкчелегендә агач улаклар, тозлыклар ясады алар. Эш барышында кызлар һәм малайлар бу улакларга 50 кг солы һәм 20 кг тоз салып чыктылар.

Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, соңгы елларда район урман-болыннарында кыр кәҗәләре саны арткан. Моңа күпмедер дәрәҗәдә аларны кышын ашату да ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев