Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыр кәҗәләре һәм пошилар арткан

15 гыйнвардан районда кыргый җанварларны кышкы исәпкә алу башланды. 

Ел саен уздырыла торган бу чара аучылык ресурсларының ни хәлдә булуын ачыкларга мөмкинлек бирә, кирәк икән, хайваннар дөньясын саклау, баш санын торгызу юнәлешендә чаралар үткәрелә.
Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының районара бүлеге район начальнигы Андрей Ерусланов хәбәр итүенчә, кышкы исәпкә алуны даими күченеп торган хайваннарның эзләре буенча үткәрәләр. 
–Исәпкә алу гомуми озынлыгы 318 километр тәшкил иткән 29 маршрут буенча оештырыла. Алар урманнар һәм кырлар буенча үтә. Аңлашыла ки, егерьләр үзләре генә моның кадәр зур эшне башкарып чыга алмыйлар. Аларга штаттан тыш хезмәткәрләр, һәвәскәр аучылар булыша. Штаттан тыш егерьләргә аеруча зур өметләр баглыйбыз, чөнки алар бү юнәлештә һәрвакыт активлык күрсәтәләр. Болар – Салманнан Олег Юдаев, Базарлы Матактан Альберт Гыйматдинов, Борискинодан Евгений Арнаков, Иске Хурададан Леонид Лазарев, Иске Тахталыдан Михаил Смирнов һзм башкалар,–дип билгеләп үтте Андрей Николаевич. 
Узган елларда җанварларны исәпкә алуны егерьләр чаңгыда йөреп кенә башкарып чыгарга хаклы булганнар. Быелдан исә әлеге максатларда кар машинасыннан файдалану рөхсәт ителә.
–Белгечләрнең күпьеллык күзәтүләренә караганда, безнең районда республиканың Кызыл китабына кертелгән ак куян яши. Тиеннәр, кабан дуңгызлары, сусарлар, көзәннәр үзләрен бик яхшы хис итәләр. Ә кыр кәҗәләре һәм пошилар соңгы вакытта күбәеп үрчеп киткәннәр. Узган елда үткәрелгән тикшерүләр район урманнарында 230 поши һәм 500 кыр кәҗәсе бар, дип раслый. Ә менә кабаннар 33 кенә калган. Аларның саны даими үзгәреп тора. Төлкеләр авыл хуҗалыгы хайваннарына һәм кошларына зыян китерә, дигән зарлар еш ишетелсә дә, аларның саны борчу тудырмый. Ә бүреләр безнең районда бөтенләй юк. Кошлар арасында боҗырлар, кыр тавыклары, көртлекләр күбрәк. Ә менә суер тавыклары бездә гомер-гомергә аз булган. Сәбәбе – нарат урманнарының юклыгында. Шунлыктан әлеге кошларның булганын ачыклау бик мөһим. Нәтиҗәләр барлык материал тупланып беткәч, ике айдан соң чыгарылачак. Алар буенча җанварларның югалып баручы төрләрен Татарстанның Кызыл китабына кертү хакында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев