Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кырда туңга сөрүче тракторга янды

Бүген, 15 октябрьдә, “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнчыгыш Әлки” филиалы тракторы янды.

2009 елда чит илдә җитештерелгән “Атлас” тракторы басуда туңга сөрүдә эшләгән җиреннән янып китә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рафик Галләмов әйтүенә караганда, тракторда беренчел янгын сүндерү җиһазлары да була. Тракторчы янгын сүндерү баллонын файдалана, әмма көчле җил ут телләрен көчәйтә генә бара.

Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәндә инде трактор тулысы белән янып беткән була.

Ни кызганыч, быел районда инде икенче кыйммәтле трактор кырда янды. Моңа кадәр Хлебодаровка басуында “Нью-Холланд” тракторына ут капкан иде.

Белгечләр янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклар. Иң мөһиме, бу ике фаҗигадә дә кешеләр зыян күрмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев