Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыргый хайваннарны итле «конфет» белән вакциналаштыралар

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре, аучылар һәм егерьлар белән берлектә, вакцина тараталар.

Күптән түгел районга кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы сигез мең доза күләмендә тагын бер партия дарулар кайтты. Район ветеринарлары җәнлекләрнең яшәү урыннарында приманка-брикетлар тараталар. Бу эштә аучылар һәм егерьлар булыша, чөнки алар ерткычларның кайда ешрак очрашуын белә. Дару ит яки балык фаршыннан ясалган «конфет» формасында, бу хайваннарны җәлеп итү өчен ясалган, ә эчендә вакцина салынган капсула бар. Бу хакта безгә районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин сөйләде.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, безнең якларда төлкеләр еш очрый. Кышка алар авылларга һәм фермаларга якынрак килә башлый.

Ел башыннан бирле районга барлыгы 44 мең доза вакцина кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев