Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыргый җәнлекләргә "ашханәләр" ясыйлар

Чуаш Борнае мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары егерьләр белән бергә урманда кыргый җәнлекләр өчен утлыклар, улаклар ясаганнар.

Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, бу эш "Җәнлекләргә бергәләп ярдәм итик! " республика акциясе кысаларында оештырылган. Аның максаты - кыргый җәнлекләрнең сакланышын, үрчүен тәэмин итү, алар өчен уңайлы шартлар тудыру.
Балалар өлкәннәр белән бергә утлык- улаклар ясап,анда печән, солы, тоз урнаштырганнар. Мондый урман " ашханәләре" кыр кәҗәләре, пошилар,кабаннар өчен оештырыла. Кошлар өчен дә җимлекләр, шулай ук коену- кагыну урыннары булдырып, аларга вак таш, ком, тоз тутырганнар.
Укучылар белән "Урман җәнлекләре турында кайгырту" дигән темага әңгәмә-дәрес тә үткәрелгән. Анда кыргый җанварларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, аларны кышын тукландырып тору зарурлыгы хакында сөйләшкәннәр. Балалар җәнлекләргә - кошларга ярдәм итү буенча мондый акцияләрдә тагын катнашырга теләк белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев