Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кызлар арасында су полосы буенча Россия беренчелегенең икенче туры старт алды

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнына илебезнең төрле почмакларыннан ватерполчы кызлар командалары җыелды.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Златоуст, Чехов шәһәрләреннән һәм Ростов өлкәсеннән килгән спортчылар 17 яшькә кадәрге кызлар арасында су полосы буенча Россия беренчелегенең икенче турында үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, җиңә (шулай ук сер бирмичә оттыра) белүләрен күрсәтәчәк.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, бәйгенең комиссары Сергей Татаржицский, “Синтез” ватерпол командасы тренеры Артур Фәтахетдинов катнаштылар.

Олылар фатиха биреп, уңышлы уен теләкләрен җиткергәч, ярышлар башланып китте.

Бүген очрашулар менә бу командалар арасында булды:

Санкт-Петербург җыелмасы – “Динамо-Уралочка”, Златоуст – 3:17

“Юность Москвы”, Мәскәү – Ростов өлкәсе җыелмасы – 12:7

УОР №4, Чехов – “Актай”, Татарстан –13:3.

Уенннар өч көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев