Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Кызыл әләм астында үтте Агатуй

Авыл корып яшәү өчен борынгы бабалары бик матур урын тапкан бит – Сихтермәнең кайсы ягына күз салсаң да, яшел урманнар, иркен басулар күңелгә ләззәт бирә.

Шимбә көнне язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үтү – бергәләп Агатуйда күңел ачу өчен дә менә дигән урынны сайлаганнар: янәшәдә генә буаның көзгедәй өслегендә кояш нурлары биешә, ә берничә адымда өстенә затлы корылма куелган чишмә. “Иван Иванович ясатты аны. Бу җирне ярата ул, әнә, күрәсезме, бирегә килгәнче, чишмә янына тукталды”,–диештеләр бәйрәм башланганны көтеп торучы “Хузангай” җәмгыяте эшчеләре һәм хезмәткәрләре.

 

 

Киләчәккә өмете шикле булган Сихтермәгә күп миллионнар инвестицияләп аякка бастырган, алай гына да түгел, биредәге хуҗалыкны үстереп, бөтен республикага таныту өчен барысын да эшләгән авылдашларын ипи-тоз, татар чәкчәге һәм үз милли эчемлекләре өй сырасы белән каршы алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре, Сихтермә, Хурада, Кәчи балалары җырлы-биюле  композиция дә әзерләгәннәр. Иван Казанков һәм аның белән килгән кунакларны, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакиревны, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиевны трибуна артына утыртып, һәрберсен җыелган халык белән таныштырдылар. Кунакларны Иван Иванович үзе тәкъдим итте.

–Менә бу кешеләр  “Звениговский” предприятиесендә эшлиләр, сезнең белән берлектә югары сыйфатлы продукция җитештерәләр,–диде ул, Сихтермә бәйрәменә Мари иленнән килгән кунакларга ишарәләп.

Бәйрәмне алып баручы Алина Садиванкина шунда ук сүзне дәрәҗәле кунакларга бирде.

–Язгы чәчүне әйбәтләп башкарып чыга алуыбызга бик шат мин. Ләкин авыл хуҗалыгында бер эш бетте дип тынычланып булмый – кырларда да, терлекчелектә дә хезмәт дәвам итә. Бүген без тәүлеккә 72 тонна сөт савабыз, аннан төрле продукция җитештерәбез. Ышанып әйтәм, без ясаган ашамлыклар Россиядә иң тәмлеләрдән. Аларны Татарстанда гына түгел, илнең бик күп өлкәләрендә сатабыз, төньякка кадәр җибәрәбез. Мин  еш кына Мәскәүдә булам. Барган саен тәмле колбасагызны алып килмәдегезме?–дип сорыйлар. Халыкара күргәзмәләрдә безнең продукция сыйфаты, тәме ягыннан гел яхшылардан буларак таныла. Һәм, бу уңышларда, сезнең, Әлкилеләр, Алексеевск, Чистай районы хезмәтчәннәренең өлеше зур. Сез барыгыз бергәләп илебезгә зур файда китерәсез. Чын күңелемнән рәхмәт әйтәм сезгә,–диде ул. Бәйрәм булса да алда торган бурычлар турында да әйтеп үтте. Шуларның иң мөһиме – дистәләрчә мең баш терлекне азык белән тәэмин итү. “Звениговский”да бит 200 мең баш дуңгыз һәм 22 мең баш сыер асрала икән.

“Хузангай” җәмгыятен җитәкләүче Сергей Мукусев иртәнге культуралар чәчүне 4 майга тәмамлый алуларын горурлык белән әйтеп үтте.

–Без быел 5 мең гектар тары, 1 мең гектар борчак чәчтек. Зыян килгән 2 мең гектар көзге бодайны киредән чәчәргә туры килде. Механизаторларыбыз бик яхшы эшләделәр. Үсемлекләрне тиешенчә ашладык. Һәр гектардан 40 центнер уңышка өмет итәбез. Заводыбызда 250 тоннадан артык сыр җитештердек. Сыйфаты шәп. Аңарда пальма мае ише өстәмәләр юк, чиста сөттән ясыйбыз без аны,–диде ул.

Бәйрәм белән “Хузангай” уңганнарын Сергей Балакирев, Роберт Гадиев, “Ак Барс” холдингы вәкиле Татьяна Чернова, башка кунаклар тәбрикләделәр. Аннары язгы кыр эшләре батыры Солтан Галиуллин бәйрәм флагын – урак һәм чүкеч төшерелгән кызыл әләмне күтәрде. Һәм бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше “Звениговский” кунакларының музыкаль сәламе белән башланып китте. Совет чорында бик популяр булган “Яшь агроном” җырын кунаклар үз араларына Иван Казанковны да бастырып, бергәләп башкардылар.

Бәйрәм бүләкле-күчтәнәчле булса, күңеллерәк инде ул. Агатуйда бик күп уңган-булган хезмәткәрләрнең иңнәренә “Хузангай” җәмгыяте алдынгысы дигән тасма салдылар, премия бирделәр. Беркемне дә онытмадылар, лаеклы һәр кешегә эләкте бүләк.

Аннары инде бәйрәм итүчеләр атлар чабышы, көрәш кебек традицион ярышларны тамаша кылдылар. Шуны да әйтик: атлар чаптыру өчен кырда кечерәк кенә ипподром да ясалган иде. Рәхәтләнеп ял итү, тәмле итеп сыйлану мөмкинлеген дә кайгыртканнар оештыручылар. Кыскасы, “Хузангай” халык предприятисенең булдыклы җитәкчеләрен, уңган эшчеләрен авыр хезмәтләреннән беразга аерып, ял иттерде Агатуй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев