Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көзгә кергәннән бирле төзексез мичләрне ягу аркасында дүрт янгын булган

Көзгә кергәннән бирле районда мич якканда саксызлык күрсәтү аркасында дүрт янгын булган. Бу хакта Әлки һәм Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, көзге салкыннар башлангач кайберәүләр өйләрен җылы тоту өчен мич ягалар, җылыткыч электр приборларын, газ плитәләрен, газ мичләрен файдаланалар. Ә бу исә тиешле шартларны үтәмәгәндә ут чыгуга китерергә, кешеләрнең зыян күрүенә һәм үлеменә сәбәп булырга мөмкин. 

5 октябрьдә көндез Базарлы Матакта торак йортта ут чыкты, һәм өйнең түбәсе тулысынча янып бетте. “Кызыл әтәчнең” өй белән тоташ мунчага ягу сәбәпле чыгуы ачыклана. Мунчаның миче төзек булмаган икән.

Радис Инсапов йорт-җирне көзге салкыннар башлану чорына әзерләүгә җитди карау зарурлыгын искәртә. Әлеге вакытта җылыткыч электр приборларын куллану арта, ә бу электр челтәренә көч килүгә китерә. Нәтиҗәдә кыска ялганыш булып, аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да һәркем өендәге, каралты-куралардагы электрүткәргечләрнең, розеткаларның төзеклеген тикшереп торырга тиеш.

Моннан тыш, мичләрнең төзеклегенә игътибар итегез, төтен юллыкларында ярылган урыннарны ремонтлагыз. Ким дигәндә өч айга бер тапкыр төтен юлларын корымнан чистарту зарур. Мичләр, бүтән җылылык приборлары тирәсендә тиз янып китүчән конструкцияләр булмасын, дип кисәтә баш инспектор.

Кышка әзерләнгәндә байтак кеше агач ботакларын, җыелган чүп-чарны яндыра. Моны махсус билгеләнгән урында (иң яхшысы - металл савытта), янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәп башкарырга кирәк.

Шуны онытмагыз: милкегезне янгыннардан саклау, үзегезнең иминлегегезне тәэмин итү бары сездән тора!

Янгын чыкса, кичекмәстән 01, 112 яисә мобиль телефонан 101, 112 номерлары буенча шылтыратыгыз.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев