Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көзге ярминкә була

2 октябрьдә, җомга көнне, Базарлы Матакта Өлкәннәр декадасы уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.

Ярминкәдә сөт ризыклары,терлек ите, кош-корт түшкәләре, яшелчә,бәрәңге, бал, яңа тотылган балык һәм башка күп төрле көз нигъмәтләре сатылачак. Халыкка шулай ук бөртек,фураж, катнаш азык,төргәкле печән,  салам, бакча өчен черемә, утын, такта материаллары да тәкъдим ителер.
Көзге ярминкәдә күп сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре эшләячәк. Кайнар чәй, шашлыктан ,коймактан авыз итеп, дуслар, туганнар белән аралашу, үзешчән артистларыбыз чыгышларын тамаша кылып ял итү мөмкинлеге булачак.
Ярминкәгә рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев