Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Күзләреңне тикшерт” акциясе кысаларында 30 кеше күз табибында тикшерелде

9 августта район үзәк хастаханәсе поликлиникасында “Күзләреңне тикшерт” акциясе үткәрелде. 

 
Әлеге чара Халыкара офтальмологлар көне уңаеннан оештырылды. Күз табибына бу көнне 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Табиб-офтальмолог Җәүдәт Садриев һәм шәфкать туташы Луиза Галиева һәркемне игътибар белән караганнар. Пациентларда катаракта, күрә карау (ерактан начар күрү)  һәм кайбер башка күз авырулары ачыкланган. Аларга дәвалау чаралары билгеләнгән. 
–Күзләрнең кеше өчен никадәр әһәмиятле булуын әйтеп тору кирәк микән. Иң кадерле әйбереңне күз карасы кебек саклау турындагы гыйбарә очраклы гына килеп чыкмаган. Ни аяныч, төрле күз чирләреннән интегүчеләр районыбызда байтак. Бик күпләрдә катаракта табыла. Бүген бездә 152 кеше глаукома белән исәптә тора. Глаукома – бик җитди һәм куркыныч авыру. Вакытында ачыклап дәваламасаң, ул сукыраюга да китерә. 39 яшьтән узган һәркемгә елга бер мәртәбә офтальмологта тикшерү узарга, күз басымын үлчәтергә киңәш ителә. Гаиләсендә, туганнары арасында глаукома белән авыручылар булганнарга аеруча уяу булырга, күзләрен гел тикшертеп торырга кирәк. Күзләрегезне саклагыз!-ди табиб Җәүдәт Садриев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев