Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүче төрле милләт вәкилләре бер-берсенең диненә, теленә хөрмәт белән карыйлар

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Ислам террорлыкка каршы” дигән чара үткәрелгән.

Анда дөньяда барган вакыйгалар хакында сөйләшкәннәр, күптән түгел Яңа Зеландиядә булган фаҗигале хәлләрне искә алганнар. Экстремистлык, террорлык хакында сүз кузгалгач, очрашуда катнашучылар мондый күренешләрне кискен гаепләүләрен әйткәннәр. Әлеге чарага Түбән Әлморза авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Мөхәммәтҗанов та чакырылган булган. Ул исламның тынычлык, мәрхәмәт дине булуы, үзара аңлашып яшәргә, гафу итә белергә өндәве, кешенең ирекләрен һәм намусын яклавы хакында сөйләгән. Социаль хезмәтләр буенча белгеч Татьяна Клянина әйтүенчә, интернатта бүген 70 кеше тәрбияләнә. Төрле милләт вәкилләре үзара тату яшиләр, бер-беренең диненә, теленә хөрмәт белән карыйлар, ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев