Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мартта малайлар кызларга караганда өч тапкыр күбрәк туган

Район ЗАГС бүлегендә мартта яңа туган 12 бәби теркәлгән.

Ә елның беренче кварталында 31 нарасыйны исәпкә алганнар. ЗАГС бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина сүзләренчә, малайлар күбрәк туа.  Мартта 9 малай, 3 кыз дөньяга килсә, елның беренче өч аенда теркәлгән нәни әлкилеләрнең 21 е ир җенесеннән. Ишле гаиләләр дә арта. Ел башыннан бирле 10 бәби гаиләдә өченче, ә 6 нарасый дүртенче бала булып туган.

Язның беренче аенда районда 5 пар никахлашкан. Ел башыннан бирле исә 16 гаилә төзелгән. Тик менә  узган айда 2 пар (супружеские пары) араларын өзгән, ә квартал дәвамында 7 никах таркалган. Мартта 26 райондашыбыз арабыздан киткән, ел башыннан бирле исә 79 кешенең гомере өзелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев