Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында майда кызлар күбрәк туган

Район ЗАГС бүлегендә майда яңа туган тугыз бала теркәлгән.

Аларның бишесе – кызлар. Ә ел башыннан биредә 47 бәбине исәпкә алганнар. Узган айда өч пар нихаклашкан, ел башыннан исә 19 гаилә төзелгән. Майда бер пар араларын өзгән, биш айда сигез гаилә таркалган. Ни аяныч, үткән айда 28 райондашыбыз фани дөнья белән саубуллашкан, ә ел башыннан 131 кеше бакыйлыкка күчкән.  

Чагыштыру өчен: узган елның маенда ЗАГС бүлегендә 11 бәби (ел башыннан – 39) исәпкә алынган, дүрт пар (ел башыннан – 30) язылышкан. Өч гаилә (15) таркалган, 14 кеше (113) вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев