Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында менә дигән хәрбиләр!

Редакциябезгә медальләр таккан, хәрби кием кигән чибәр ир-егет килеп керде.  Ул үзен Олег Викторович Сизов, дип таныштырды. Рязаньнең армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге югары гвардия һава-десант команда училищесында, спецназ бүлегендә укыган. Күптән түгел, 25 июньдә чыгарылыш тантанасында әлеге уку йортын тәмамлавын раслучы документны – кызыл дипломны алган. Югары хәрби училищены тәмамлаучыларга исә офицер исеме бирелгән. Дипломны без дә үз күзләребез белән күреп, тотып, эчендәге билгеләре күрсәтелгән кушымта-битне ачып карадык. Анда, чыннан да, бары бер  фәннән – математикадан гына «дүртле» булып, калганнары барысы да имтиханны «бишлегә» тапшыруы күрсәтелгән иде. 

– Әйе, мин “бишлегә” генә укыдым. Училищеда белем алган 60 хәрбинең 20се югары билгеләргә укыганга, медальгә лаек булды. Безне хәтта Мәскәүгә, Кремльгә – башкомандующий Владимир Путин янына да җибәрделәр, – диде Олег Сизов.  
Олег Викторович Әлки районының Каракүл авылында күп балалы гаиләдә туган. Аның тагын 8 бертуганы бар һәм аларның икесе хәрби икән! Бер абыйсы Игорь һәм энесе Владислав килешү буенча Ульяновскида хезмәт итәләр. Ул олы абыйсы Александрны да горурланып искә алды. «Ул хәрби түгел, әмма пароход капитаны», – диде. Олег исә 2011 елда хәрби хезмәткә чакырыла, Казанның хәрби бүлегенә эләгә. Шул ук елны яшь сугышчылар әзерлеген үткәч, Россия Федерациясенең хәрби көчләре белән беренче килешүен төзи. 2012 елда Төньяк Кавказга җибәрелә.
– Дагестан, Ингушетия, Чечняда булдым. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы булып саналам. “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” дигән таныклыгым бар,  – ди ул. Аннары Олег Виторович 2015-2017 елларда Ульяновск шәһәрендәге хәрби бүлекнең десант-штурм бригадасында хезмәт итүен дә  әйтеп китте. 
Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән ир- егет “Спецназда хезмәт иткән өчен”, “Хәрби хезмәт һәм тугрылык өчен”, “Георгиев тәресе”, “Армия генералы Маргелов” медальләре белән бүләкләнгән. 
Әмма Олег Викторович, беренче нәүбәттә, десантчы. Ул үзенең, гомумән алганда, 53 тапкыр парашют белән сикерүен әйтте. “Куркыныч түгелме?” – дигән сорауга, “Иң зур курку очкычтан икенче тапкыр сикергәндә туадыр. Чөнки беренчесендә моның әле ни икәнлеген аңлап җиткермисең. Аннары әкренләп күнегәсең, шулай да әлеге хис тулысынча юкка чыкмый, очкычның ачык ишеге алдында басып, аска томырылганда, дулкынланмый мөмкин түгел. Исән-сау кешедә курку хисе, гомумән, булырга, тиеш. Ә аннары парашют ачылып, югарыда тибрәлгәндә, ниндидер бер рәхәтлек, үзең өчен горурлык хисе кичерәсең”, – дип сөйләп китте ул, хәрбиләрчә төгәллек белән. 
Билгеле, хәрби кешедән бик тә җитди физик әзерлек тә сорала. Олег Сизов та спорт мастерына кандидат икән. Ул хәрбиләрнең күбесенең, 90 процентка якынының күнекмәләре шул исемне алырлык дәрәҗәдә булуын да әйтте. Аны өч ел саен раслап тору да зарур, өстәвенә, ел саен дүрт төр ярыш буенча да нормативлар тапшырыла икән. Димәк, үз өстеңдә көн саен эшләү, даими шөгыльләнү мөһим.  Шулай булмый мөмкин дә түгел, алар бит безне, илебезне саклаучылар. Хәрбиләребез сау-сәламәт, нык, көчле булганда, илебез халкы тынычлап яши, эшли ала.
Гаилә хәленә килгәндә, Олег Сизов өйләнгән булуын, ике бала тәрбияләп үстерүләрен әйтте. Хәрби хезмәт баскычында  уңышларга ирешүенең дә нигезендә мәхәббәт ята икән. “Мин егетенең – хәрби, ә иренең офицер булуы турында хыялланган кызга гашыйк булдым. Шуңа да үрнәк офицер булырга тырыштым, хәрби училищега укырга керергә омтылдым. Максатыма ирештем дә. Сөйгәнемнең башта хәрби егете булдым, ә хәзер мин аның офицер ире”,  –  диде ул, көлеп. Әмма хәрбиләргә бер урында гына хезмәт итәргә туры килмәвен, аларның илебезнең әле бер, әле икенче почмагына  әледән-әле җибәрелеп торуын барыбыз да беләбез. “Гаилә чемоданда инде”, – дип шаяртты Олег, минем әлеге сорауга җавап итеп. “Китәргә әмер бирелә икән, гаилә дә чемоданнарны җыеп, минем арттан юлга кузгала.  Мин кайда, гаиләм шунда”, – дип, төгәллек кертте ул аннан. 
Хәрбиләрнең әледән-әле кайнар нокталарга җибәрелүен, кулларына корал тотып, илебезне яклауларын да ишетеп торабыз. “Хәрби хезмәт юлын төптән акыл белән уйлап, барысын да аңлап сайладым.  Хәрби чаралар булачагын барыбыз да яхшы белә. Әмер бирәләр икән, һичшиксез, үтиячәкбез. Ә болай, билгеле, күгебезнең – аяз, хәрби хәрәкәтләрнең азрак булуын телибез. Шатланып яшәргә язсын”, – диде ул. 
Олег Викторовичның сүзләренә кушылып, “Амин, шулай булсын!”,  – дип әйтәсебез һәм хәрби егетләребез көчләрен бары тик тыныч тормышта күрсәткечләр тапшырганда гына куллансын иде дип телисебез килә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев