Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Милләтләр кроссы-2021” үткәрелде

16 сентябрьдә район үзәгендә “Милләтләр кроссы-2021” үткәрелде. Стартка физкультура укытучылары, мәктәп укучылары, студентлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кыскасы, теләге булган һәркем чыкты.

 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул пандемия аркасында күпләп кешеләр катнашкан чаралар үткәрүне чикләргә туры килүен борчылып билгеләп үтте. Әмма барлык кисәтү чараларын кулланып саф һавада спорт ярышы үткәрү – йөгерүне яратучылар күптән көткән вакыйга ул.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Аннары  хөкемдар Николай Ирдинкин ярышларның ничек узасын аңлатты. Ярышта катнашучылар  1000,2000,3000 метр ераклыкка чаптылар. Беренче дистанцияне үтү өчен Үзәк ял паркы тирәли бер тапкыр чабып үтәргә кирәк иде.

Стартка беренчеләр булып 7-8 сыйныфларда укучы кызлар чыкты. Алар 1000 метрга йөгерде. Араларында Анастасия Чуманова (Базарлы Матак урта мәктәбе), Ксения Яшина (Иске Матак) һәм Юлиана Терентьева (Иске Тахтала) иң тизләр икәнлекләрен расладылар.

Өлкән сыйныф укучылары арасында катлаулы дистанцияне Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ранил Әхмәтҗанов беренче булып үтте. Иске Матактан Артем Тукмаков икенче, Адель Садретдинов өченче нәтиҗәне күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, 1-2 нче урыннар алучылар башкаларны күпкә артта калдырды. Шул ук яшьтәге кызлар 2000 метрлы дистанциядә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Игезәкләр Женя һәи Дарья Борисовалар яхшы физик әзерлекле булуларын исбатлап беренче һәм өченче урыннарны яуладылар.

“Көмеш” финалистка – Татар Борнаеннан Елизавета Трофимова.

Шуннан соң йөгерүчеләр “Хезмәткә һәм саклануга әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплекслары нормативларын тапшыру өчен йөгерделәр. Үз тизлекләрен 13-14 яшьлек малайлар һәм кызлар күрсәтте. Юхмачы мәктәбеннән Савелий Иванов җиңүче булды, аның сабакташы Адель Хисмәтов һәм Базарлы Матак мәктәбеннән Алан Абдрахманов призлы урыннарны алдылар.

Соңыннан җирлекләр, район оешма һәм учреждениеләре вәкилләре йөгерде.

Ярышларда беренче урынны Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков, икенче һәм өченче урыннарны Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Денис Ирдинкин һәм Хузангайдан аның коллегасы Юрий Гордеев яуладылар. Хатын-кызлар арасында иң җитезе Базарлы Матак мәктәбеннән Анна Чуманова булды. Икенче урында Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре Елена Челнокова, бронза медальне Түбән Әлки мәдәният йорты мөдире Рәмзия Галәүтдиновага тапшырдылар. Ярышларда катнашучыларның иң өлкәне Мидхәт Сәгыйровка 62 яшь иде.

Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле программа күрсәттеләр.

Спорт бәйрәмен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырдылар. Ашыгыч ярдәм хезмәте дә кизү торды. Кызганычка каршы медикларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итте йөгерүчеләр. Күрәмсең, барысы да ярышларга тиешенчә әзерләнеп бетмәгән булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев