Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мәктәп укучыларына пенсия турында сөйлиләр

25 сентябрьдә районда укучылар өчен бердәм пенсия белемнәре көне старт алды.

Пенсия фондының район идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә пенсия, финанслар һәм социаль белемнәр буенча ачык дәресләр үткәрәләр. Анда укучыларга пенсия хокуклары, пенсиянең ничек формалашуы, нәрсәгә бәйле булуы, индивидуаль исәп-хисап счеты иминият номерының  (СНИЛС) яшел төстәге картасы нигә кирәклеге турында сөйләделәр. Булачак пенсияне  яшьтән кайгырту зарурлыгы һәм ак хезмәт хакы алуның мөһимлеге хакында да тәфсилләп аңлаттылар. Мондый ачык дәресләр Базарлы Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы урта мәктәпләрендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә булды. Аларда 9-11 сыйныфлар укучылары һәм укытучылар катнашты. Балаларның күпсанлы сорауларына җентекле җаваплар бирелде. Һәр укучыга “Булачак пенсия турында” дигән китапчыклар тапшырылды.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, мәктәп укучылары арасында пенсия белемнәре мәгълүмати-аңлату кампаниясе ел азагынача дәвам итәчәк һәм районның барлык уку йортларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев