Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында рәсем ясау бәйгесе үткәрелде

Үткән атнада мөмкинлекләре чикләнгән балалар “Дуслык” темасына республика рәсем ясау бәйгесенең район этабында катнаштылар.

Әлеге чараны район инвалидлар җәмгыяте Балалар иҗат йорты белән берлектә оештырды. “Районда бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 85 бала исәпләнә. Арада сәләтлеләр дә байтак. Рәсем ясарга оста малайлар-кызлар да бар. Алар бәйгегә шатланып килделәр, карандаш, фломастер, акварель белән төрле картиналар ясадылар. Рәсемнәрдә – кешеләр арасындагы дуслык, бердәмлек, гаилә күренешләре, табигать

сурәтләре”,–ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова.

Яшь рәссамнарның һәркайсына бүләкләр бирелгән. Ә аларның рәсемнәре Казанга бәйгенең республика этабына юлланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев