Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында моряклар хөрмәтенә истәлек стеласы ачылды

26 июльдә илебездә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан бөтен Россиядә парадлар үткәрелде. Хәрби диңгез флоты көне хөрмәтенә төп парад Петербургта узды. Анда бәйрәм чараларында Россия Кораллы Көчләре Башкомандующие Владимир Путин да катнашты (присутствовал). Быел Хәрби диңгез флоты көне районыбызда да зурлап уздырылды. Базарлы Матакта моряклар хөрмәтенә истәлек стеласы ачылды.

Бәйрәм чарасы Базарлы Матакта Геройлар аллеясында булды. Анда җыелган халыкны, бигрәк тә диңгез һәм океан киңлекләрендә илебез чикләрен саклаган әлкилеләрне бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

– Хәрби диңгез флоты көчле дәүләт символы, державабызның ышанычлы  оборона нигезе һәм тыныч тормыш гаранты булды һәм шулай булып кала. Без үз язмышларын авыр һәм мактаулы флот хезмәте белән бәйләгән кыю затларга рәхмәт сүзләре әйтәбез,–диде район җитәкчесе.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Ул берничә укучыны һәм аларның педагоглары Сергей Платонов, Андрей Романовны “Юнармейская доблесть” истәлек медале белән бүләкләде.

Әлки якташлык җәмгыяте исеменнән Казан аграр университеты профессоры Эльмаз Нуруллин морякларга җылы котлау сүзләрен җиткерде. Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән Виктор Булычев диңгезне һәм аның чикләрен кадерле санаган һәркемнең алга таба да яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшен дәвам итәчәгенә ышандырды.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан соң ветеран-моряклар һәм кунаклар истәлек стеласын каплап торган җәймәне алдылар. Стелада “алтын” хәрефләр белән “Моряк әлкилеләргә хөрмәт һәм дан!” дип язылган.

Һәйкәл төзү идеясы морякларда күптәннән туган. Бу башлангычны нәкъ менә шушы бәйрәмдә тормышка ашырырга уйлаганнар. Районда яшәүче морякларның һәркайсы стеланы урнаштыруга, постамент ясауга, брусчатка түшәп әйләнә-тирә мәйданчыкны төзекләндерүгә үз өлешен керткән. Каргадан Әнәс Фәттахов (ул Төньяк флотта хезмәт иткән) аеруча зур матди ярдәм күрсәткән.

– Флотта хезмәт итү мактаулы да,  җаваплы да. Балаларыбызга, оныкларыбызга әтиләре-бабалары эшен дәвам итәргә насыйп булсын, ә бу стела якташ морякларыбызның батырлыгы символы булып хезмәт итсен,–дип йомгаклады Төньяк флотта өлкән матрос булып хезмәт иткән Вайыс Даутов.

“Әфганнан Чечняга чаклы” ансамбле чыгышы һәм район мәдәният йорты  хезмәткәрләре башкаруында патриотик җырлар бәйрәмнең бизәге булды.

Тантана автойөреш белән дәвам итте – 30 автомобильдән торган эскорт Андреевский әләме белән авылның үзәк урамнары буйлап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев