Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мөселманнар бик күп гошер сәдакасы җыеп, мохтаҗларга, мескеннәргә таратты

Уңыштан өлеш чыгардылар

Район мөселманнары дистәләрчә капчык бәрәңге һәм башка яшелчәләрне гошер сәдакасы итеп мохтаҗларга тараттылар.

Көзен бакчаларда өлгергән уңышның бер өлешен гошер сәдакасы итеп җыю  районыбызда күркәм гадәткә әйләнде. Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев аңлатуынча, гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү. Әлеге игелекле гамәлгә кушылучылар елдан-ел арта. Бакчаларындагы уңышны җыеп алгач ук күпләр аннан гошер сәдакасына өлеш чыгаралар. Ирек хәзрәт әйтүенчә, Карга, Иске Чаллы, Урта Әлки, Базарлы Матак авыллары мөселманнары бу эштә аеруча активлык күрсәтә. Мөселманнар җыйган бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә ише яшелчәләрне, шулай ук байтак кайнатмалар, балны быел өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырганнар. Социаль яклау бүлегендә аз керемле, күп балалы гаиләләр хакында белешеп, андыйларның өйләренә таратып йөргәннәр. Шулай ук фәкыйрьләргә бирү өчен Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә дә гошер сәдакасыннан өлеш чыгарганнар.

“Бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга бирергә тиеш. Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, караучысыз калган, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр барлыгын онытмыйк, аларга да өлеш чыгарыйк. Шул чагында Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез”,–ди Ирек хәзрәт Сәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев