Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш игълан ителә

26 майда район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре ”Наркотикларсыз тормыш” дигән айлык башлап җибәрделәр.

Полиция хезмәткәрләре 27 июньгә чаклы яшьләр һәм үсмерләр арасында наркотик матдәләр куллануның яманлыгы хакында әңгәмәләр үткәрәләр, наркотик матдәле үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау өчен йорттан-йортка кереп тикшереп йөриячәкләр. Алар шулай ук кыргый киндер үскән урыннарны табып аны юк итү чараларын да күрәчәкләр.

Билгеле, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә хокук сакчыларына халык ярдәме дә бик кирәк. Шуңа күрә наркотикларны законсыз куллану, тарату очракларына юлыксагыз, наркотик матдә алу чыганагы булырлык үсемлекләр үскән урыннарга тап булсагыз, 20-1-02 телефоны аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев