Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында оешмалар, авыл җирлекләре һәм аерым йортлар арасында иң матур Яңа ел чыршысына һәм кар-боз сыннарына бәйге игълан ителде

​​​​​​​Инде хәбәр иткәнебезчә, районда иң купшы Яңа ел чыршысына, оешмалар һәм аерым йортларның иң матур бизәлешенә, иң күркәм кар-боз сыннарына бәйге игълан ителде.

 

Район үзәгендә һәм авылларда берсеннән-берсе ямьлерәк итеп бизәлгән биналар, йортлар көннән-көн арта. Паркларда, оешмалар каршында кар-боздан ясалган Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр сыннары да пәйда була. Бу әкияти бер матурлык, бәйрәм рухы һәм күтәренкелек тудыра.

Иң матур бизәлгән оешмалар һәм йортлар Яңа ел төнендә Үзәк паркта үтәсе бәйрәмдә аталачак. Авыл җирлекләре арасында иң матур чыршыга бәйге нәтиҗәләре дә шунда чыгарылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев