Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Оешманың иң матур кар сыны” номинациясендә беренче урын “Каенкай” балалар бакчасына бирелде. ФОТО

Икенче урында – “Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе. Өченче – “Алексеевскдорстрой” ААҖ Әлки участогы.

 ФОТОРЕПОРТАЖ


“Паркны иң матур бизәүче” номинациясендә җиңүче – Нәби Дәүли исемендәге гимназия. Икенче урынга С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее лаек дип табылган. Өченче – Базарлы Матак урта мәктәбе.
Яңа елны иң матур чыршы бизәп, кар-боз сыннары ясап, әйләнә-тирәне ямьләндереп каршы алу буенча оешма-предприятиеләр һәм аерым йорт-хуҗалыклар арасында бәйге игълан ителгән иде. Аңа бик күп әлкилеләр кушылды. Берсеннән-берсе күркәм сыннар урамнарны, паркларны, капка төпләрен бизәде, кешеләр күңеленә бәйрәм сөенече өстәде. Үзәк паркта Төп чыршыны ачу тантанасында бәйгенең җиңүчеләре бәян ителде.

“Өй тирәсен иң күркәм бизәүче” номинациясендә жюри беренче урынны Базарлы Матакның Ирек Сөләйманов урамында яшәүче Төхвәтуллиннарга бирде. Икенче урынга Көнчыгыш урамында  яшәүче Фәттаховлар лаек булды. Өченче – шулай ук Көнчыгыш  урамыннан Хәйруллиннар гаиләсе.
Призлы урыннар яулау-чыларның барысына да  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды.
Яңа елга әзерлек эшләрендә актив катнашкан оешмалар – район үзәк хастаханәсе, ДЮСШ, район ветеринария берләшмәсе, район электр элемтәсе участогы, балалар иҗат йорты, Саклык банкы, район финанс-бюджет палатасы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, Пенсия фондының район идарәсе, газ эксплуатацияләү хезмәте, район мәдәният йорты, “Строитель и К” предприятиесе, “Актай” кафесы, “Олимп” сәүдә йорты һәм район үзәгендә яшәүче Минһаҗетдиновлар, Хәмитовлар, Зәйнуллиннар гаиләләре – шулай ук бүләкләргә лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев