Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында озак еллар район Сабантуйлары батыры булган Талибулла Яруллин истәлегенә милли көрәш турниры узды

Озак еллар дәвамында район Сабантуйлары батыры булган Талибулла ага Яруллин истәлегенә үткән көрәш бәйгесе өч районның иң көчле яшь спортчыларын җыйды. Һәр язда уза торган әлеге ярыш елдан-ел зуррак колач ала бара. Быелгысы баһадир көрәшчебез, заманында Муса Җәлил исемендәге республика призына үткән ярышларда җиңеп чыккан Талибулла Яруллинның тууына 85 ел тулган чорга туры килде.

“Батыр Талип” дигән исем йөртте ул. Талибулла ага бүгенге кебек заманча спорт залларында, тәҗрибәле тренерлар кул астында чыныгу алган көрәшче түгел иде. Ул гомерлек тракторчы. Күп көч сорый торган авыр хезмәттән беркайчан курыкмаган. Яшьтән авыл хезмәтендә булып, басуда икмәк игеп чыныгу алган аның беләкләре.

Шөкер, районда “Батыр Талип” эшен дәвам иттерүче яшьләребез күп. Үсеп килүче буын спортны үз итә, милли көрәш белән дә ныклап шөгыльләнә. Күп авылларда балаларга көрәш күнекмәләре бирү, осталыкларын ныгыту өчен түгәрәкләр эшли. Әледән-әле бәйгеләр үткәрелә.

Талибулла Яруллин истәлегенә ярышларга быел, үзебезнең көрәшчеләрдән тыш, Чистай, Нурлат районнарыннан да көчле яшьләр күп килгән иде. Бәйгене тантаналы ачып, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләде. Ул кунакларны бәйге узасы спорт залының тарихы белән дә таныштырып үтте:

–Бу бина Олимпия уеннары чемпионы Алина Кабаева исемен йөртә. Алинәнең дәү әтисе районыбызның Татар Суксуы авылыннан. Алинә Кабаева бу заманча универсаль спорт залын ачу тантанасында үзе дә катнашты,–диде ул.

Яшь көрәшчеләргә бәйгедә уңышлар теләп, Лия Каюмовна ярышларның спонсоры белән дә таныштырды:

–Талибулла ага истәлегенә үтә торган бу турниры Ленар Яруллин финанслый. Ул Талибулла аганың оныгы. Аңа район җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтләр юллыйм,–диде.

Соңрак Ленар белән без сөйләшеп тә алдык. Ул 17 яшьтән инвалид арбасында. 2007 елда авыл урамында машина бәрдереп китеп, ул бик нык имгәнә. Катлаулы операцияләр  кичереп, озакка сузылган тернәкләнү чоры узып, Ленар коляскада хәрәкәтләнерлек хәлгә килә. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, бу авыр сынау алдында югалып калмый. Казанда үз бизнесын булдырып, хәзер инде уңышлы гына эшли.

Егет үсмер чагында үзе дә көрәш белән мавыккан. Хәзер дә ул төрле спорт секцияләренә йөри икән. Дәү әтисе турында да сагынып, якты хисләр белән искә алды.

–Ул бик җитди, хәтта кырысрак та кеше иде. Хезмәт сөючән, оста кешеләрне хөрмәт итте. Безне дә эшләтә иде. Эш кушса, икенче әйткәнен көтмичә  тизрәк башкарып куюың хәерле. Югыйсә каты гына әрләп тә куярга мөмкин иде,–ди Ленар.

...Келәмдә көрәш кызганнан-кызды. Бил тиңентен генә малайларның көрәш алымнарын белеп бил алышуын, җиңүгә көчле омтылышларын күрү үзе күңелле. Әйе, “Батыр” Талип ага Яруллинга лаеклы алмаш килә.

Турнирда күп райондаш егетләребез төрле авырлык үлчәмнәрендә призлы урыннар яулады. Алар арасыннан  Фаил Мөхәммәтшин (Яңа Салман), Илзат Әхмәров (Базарлы Матак), Марат Зәкиҗанов (Чуаш Кичүе), Марат Сәгыйров (Түбән Әлки), Фәнзил Хәмидуллин (Түбән Әлки), Константин Рыжков (Иске Тахталы), Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Никита Хәйруллин (Иске Тахталы), Данил Зәйнуллин (Алпар) беренче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев