Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында печән өсте башланды

Механизаторларыбыз печән хәзерләргә керештеләр.

Беренчеләрдән булып “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы күпьеллык үләннәрне чаптыра башлады.

Печән хәзерләү вакыты бик кыска. Үләннәрне вакытында чпаптырырга, киптереп, тиз арада җыеп алырга кирәк. Юкса, печәннең сыйфаты бик түбән була.

Районда печән хәзерләүгә алдагы еллар белән чагыштырганда соңрак төштеләр. Бу язгы чәчү эшләренең тоткарлануы белән бәйле. Механизаторлар үлән чаптыру, печән хәзерләү техникасы тирәсендә мәш киләләр.

Инде “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы да күпьеллык үләннәрне теземәргә салуга кереште. Бу предприятие беренче чаптырылган үләннән сенаж сала.

Район басуларында көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев