Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Пенсия фонды хәбәр итә: балалы гаиләләргә ярдәм арта

Президент Владимир Путин Указы нигезендә, матди ярдәм күрсәтеләсе гаиләләр исемлеге киңәйде.

Өч яшькә кадәрге балаларга апрельдән июньгәчә 5 мең сум айлык түләү бирелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Хәзер бу средстволарны ана капиталына хокукы булган гаиләләр генә түгел, балалары 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган яисә уллыкка алынган барлык гаиләләр ала алачак.

Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләүгә хокук алды. Средстволар агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр әлеге яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Гаиләнең ана капиталына хокукы булу-булмау мөһим түгел. Түләүне алу өчен бары тик Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

–Түләү алуга мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар  тапшыру кирәк түгел. Шуңа игътибарны юнәлтәсем килә: гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес күрсәтү зарур, әйтик, счет гариза бирүченеке һәм гамәлдәге булырга тиеш,–ди Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр аша да тапшырырга була, әмма алдан язылу зарур.

 

Укучыларыбызның  әлеге мәсьәлә буенча күп санлы сорауларына Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов ачыклык кертте.

–Бер тапкырлы 10 мең сум түләүне кайчан алып булачак?

–Әлеге средстволар 2020 елның 1 июненнән башлап биреләчәк.

–Балабызга май башында 16 яшь тулды, аңа 10 мең сум түләү тиешме?

–Балага 16 яшь 11 майга кадәр (Президент Указы гамәлгә кергән дата) тулган булса, аңа түләү каралмаган.

–Түләүгә гартизаны ничек бирергә?

–Гаризаны 1 октябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре  порталындагы (https://posobie16.gosuslugi.ru/ ) шәхси кабинетта тапшырырга кирәк. Башка документлар бирәсе түгел. Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органына һәм МФЦга бирергә була. Аларга алдан язылырга кирәк.

–Түләү алуга гаризаны баланың әтисе бирә аламы?

–Әйе, гаризаны баланың туу турындагы таныклыгында язылган әти-әниләрнең кайсы да тапшыра ала.

–Бер тапкырлы түләүгә опекуннар гариза тапшыра аламы?

–Әйе. Тик моның өчен гаризаны шәхсән үзеңә Пенсия фондына яисә МФЦга тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев